0+



 

Опубликовано: 22.10.2022 г.

Автор: Садыкова Гульназ Фоатовна,
Воспитатель,
РТ, г.Арск

Максат: Татар халкының милли йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда кече яшьтән үк татар теленә, аның тарихына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Кичәне җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны өйрәнү.

  Әби белән бабай сөйләшеп керәләр.

Бабай.(Эмиль) Әй, сиңа әйтәм анасы, әйдә инде тизрәк!

Әби.(Инзиля) Тукта инде, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай.(Эмиль) Нигә юкка кайгырасың, Хәлимәбез олы кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде. Шулай итик, анасы.

Әби .(Инзиля)  Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк!

(Әби Хәлимәне чакыра)

Әби. .(Инзиля)    Хәлимә кызым, без күрше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, сеңелең  Гөлназга да күз-колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп аулак өйләр ясап ятмагыз!

Алинә. Юк, юк, тыныч кына йөреп кайтыгыз!

(Әби белән бабай чыгып китәләр)

Зарина керә. Хәлимә апа, мин барысын да ишетеп тордым. Әйдә,апа, аулак өй ясыйбыз.

Алинә. Абау! Әти белән әни мине олы кыз диеп, күз-колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән?

Зарина. Әйдә инде, Хәлимә апа, ясыйк инде, үзеңдә безнең белән бераз күңел ачырсың!

 Алинә.Чакыр инде иптәш кызларыңны!

Зарина. Күмәк бию, уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

Алинә. Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.

(кызлар керәләр, кулларында кул эшләре)

Эскәмияләргә утыралар. “  (Татар халык җыры) җырлап кул эшләрен эшлиләр.

 

 

Бибинур  әби керә, аның сүзләре.

Талия:  Кызлар, эшлибез дә эшлибез, әйдәгез әле берәр кызык уен уйнап алыйк, ә?

Башкалар(бергәләшеп): Әйдә, әйдә, бик яхшы фикер!

Зәлилә: Ә кайсысын уйныйбыз?Татар халкының уеннары күп бит!Түбәтәй, йөзек салыш, Зәңгәр чәчәк, Нардуган .....

Инзиля:Әйдәгез, “Мәликә” уенын уйныйбыз!Ул миңа шундый ошый...

Бергәләшеп: Әйдә, ә ничек уйнала соң ул?

Инзиля: Хәзер аңлатам!Башта түгәрәккә басабыз. Арабыздан беребез, күзне бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Ә калганнарыбыз, кулга-кул тотынып, түгәрәктә җырлап әйләнәбез һәм шушы сүзләрне такмаклыйбыз:

Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Беребез  аның кырыена килеп утыра. Уртадагы кеше аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә.

1 нче җәза  - Мәкаль әйтү.(Китап – белем чишмәсе.)

2 нче җәза – Зәлилә җырлый.

3 нче җәза – Әтәч булып кычкырсын!

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Эльза: Кызлар! Бик күңелле уен! Татар халкыбыз бик бай безнең!Аның күңелле уеннары гына түгел, матур җырлары, биюләре дә бихисап! Әйдәгез, биип тә алыйк!

(“Каз канаты” биюе башкарыла).

: Әй, кызлар, барыбер егетләрдән башка күңелсез, имә?!

Барысы да:Әйе шул....

Егетләр, гармун тавышы ишетелә.

Егетләр(Эмиль, С.Ильяс, З.Наиль, Г.Ильяс, Ш.Айназ: Кыызлааар!....

Кызлар:

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

Егетләр. Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар.  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егетләр. Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар. Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм):

С.Ильяс:Мин биим!

З.Наи:ль Мин җырлыйм!

Эмиль: Без такмак әйтәбез,әйеме, егетләр?!

 Исәнмесез,Саумысез, нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

(Егетләр керәләр).

 

Егетләр:

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 Кызлар:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 Егетләр:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Без барысына да әзер! 

Инзиля: Барысына да әзер булгач, әйдәгез бергәләшеп “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз!

Барысы да: Әлбәттә уйныйбыз!

“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала.

 Ләйлә: Вакытны бигрәк тә күңелле үткәрәбез без, әйеме?!

Барысы да : Шулай шул!

Азалия: Бигрәк күңелле итеп, дус булып уйнадык, әйдәгез, дуслык җырын да җырлап алыйк инде!

(Җыр башкарыла).

(Карауҗа авылы көе башкарыла).

Тәрәз ачып җимнәр чәчтем,
Килде ике күгәрчен
Күрдем дә ике күгәрчен
Килде сезне күрәсем.
Куш:
Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга
Әл дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Как опубликовать статью?

Уважаемые педагоги, для того, чтобы разместить на страницах интернет-издания собственные работы необходимо сделать несколько простых шагов:

  1. Ознакомьтесь с требованиями к размещаемым материалам.
  2. Заполните заявку на публикацию (скачать Заявку).
  3. Оплатите за размещение материала (скачать квитанцию для оплаты) или пополните кошелек Яндекс Деньги 410015930905285.  Стоимость организационного взноса за изготовление диплома и свидетельства о публикации всего 150 рублей.
  4. На электронный адрес редакции 5.izmerenie@mail.ru отправьте письмо с темой «Публикация статьи».

    К письму должны быть прикреплены три файла:
    - статья для публикации,
    - заявка на публикацию (скачать Заявку).
    - копия оплаты оргвзноса (скан или фото).

  Как оплатить счет на сайте:

1. В личном кабинете выберите мероприятие (Педагогический электронный журнал «Пятое измерение» (Размещение публикаций) и нажмите "Оплатить".

2. Выберите способ оплаты: 

  • Оплата PayAnyWay (Монета) Возможные варианты оплаты:

- Банковские карты (VISA, MasterCard, СБП, Yandex Pay) 

- Электронные деньги (MONETA.RU, ЮМoney)

- Переводы (Почтовый перевод, Банковский перевод)

- Платежные терминалы (Московский кредитный Банк, Элекснет)

  • Оплата квитанцией через банк

 3. Укажите количество участников и нажмите "Оформить заказ".

 4. После оплаты организационного взноса,  подготовленные материалы на публикацию, заявку на публикацию (скачать Заявку), отправьте на электронный адрес 5.izmerenie@mail.ru

 

Как оплатить по квитанции на оплату через банк:

1. Скачайте квитанцию на сайте.

2. Оплатите организационный взнос: изготовление диплома и свидетельства о публикации составляет всего 150 рублей (скачать квитанцию для оплаты) При перечислении можно воспользоваться услугами любого банка. Обязательно укажите фамилию, имя,  отчество плательщика оргвзноса!

4. После оплаты,  подготовленные материалы на публикацию, заявку на публикацию (скачать Заявку), отсканированную или сфотографированную квитанцию необходимо отправить на электронную почту 5.izmerenie@mail.ru

 

На страницах нашего электронного журнала Вы сможете найти полезный для себя материал, обрести единомышленников, поделиться с более молодыми коллегами из других городов и регионов России своими наработками и опытом, а также опубликовать оригинальные статьи и материалы по педагогической тематике.

 Редакция сетевого издания Центра интеллектуального развития «Пятое измерение» всегда открыта к диалогу и рада сотрудничеству!

Желаем Вам успехов!

Войти

Регистрация